Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста республикакүләм Түгәрәк өстәл узды

Апаста Республика ветераннар Советы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылган Түгәрәк өстәл узды.

Ул өлкән буынның сәламәтлеген саклау һәм аларга кагылышлы медицина ярдәме күрсәтүне үстерү темасына багышланган иде. Түгәрәк өстәлдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Татарстан Республикасы ветераннар Советы җитәкчесе Хәбир Иштиряков, өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү буенча ветераннарның региональ җәмгыяте оешмасы Советы җитәкчесе Наил Садыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы социаль сәясәте председателе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко һәм республикадан килгән җитәкче-белгечләр катнашты. Апас җирлеге бу көнне 13 районнан килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарларын, ветераннар Советы җитәкчеләрен, тирә-күрше районнарның баш табибларын кунакчыл кабул итте. Шулай ук авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрнең ветераннар Советы җитәкчеләре килде. 
Кунакларны Әнәле чишмәсе янында җылы сәламләп, ипи-тоз белән каршы алдылар. Гармун моңнары, җырлар, биюләр, театральләшкән тамаша аларның күңеленә хуш килде. Аннан Апас туган якны өйрәнү музее белән таныштылар. Биредәге яңалыклар, үзгәрешләр, заллар һәркемне җәлеп итте. Аеруча палеонтология бүлеге кызыксыну уятты. Шулай ук район үзәк хастаханәсе, биредә булган төзекләндерү эшләре, өлкән буынга, ветераннарга тудырылган мөмкинчелекләр белән таныштылар. Апасның үзәк урамы, һәйкәлләр, бюстлар белән аерым-аерым кызыксындылар. Батырлар Мемориал комплексында булып, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. ЗАГС бинасына да сәяхәт кылдылар. 
–Мин Апасны танымадым да. Сездә шулкадәрле күп үзгәрешләр булган. Сокланып карап йөрдем, – диде республикадан килгән вәкил Наил Садыйков. 
Район мәдәният йортында өлкән буынның сәламәтлеген саклау һәм аларга кагылышлы медицина ярдәме күрсәтүне үстерү мәсьәләләренә кагылышлы чыгышлар таңланды, соаруларга җаваплар алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев