Апаста төнге музей тамашачыны кабул итте
Апас туган якны өйрәнү музее фондында 10 000 данә экспонат тәшкил итә. Музей фонды документлар, фотография һәм негативлар, этнографик һәм кулланма сәнгать предметлары, басма продукция, табигый-фәнни коллекция предметлары һәм башкалар белән тупланган. Ел саен керемгә алган предметларның саны якынча 350 данә тәшкил итә. Башлыча алар төп фондка карый.
(18 май, “Апастово-информ“).
Әнә шундый бай фондлы, тырыш җитәкчесе, уңган хезмәткәрләре белән дан тоткан коллектив “Музейлар төне“ акциясенә кушылды. Бу көнне музейның ишекләре төнгә кадәр ачык булды.
Апас туган якны өйрәнү музееның фондының 40 проценты Рамис Ногманов тарафыннан тулыландырылган. Анда маркалар, сувенир шырпылар коллекциясе, гербарийлар җыентыгы, ә Керпе коллекционерда урнашкан 406 берсен-берсе кабатламый торган авторучкалар коллекциясе генә ни тора! Бу хакта музей хезмәткәрләре белдерде.
“Музейлар төне“ндә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да музейлар эшчәнлегенең әһәмиятен, коллективның мөһим хезмәт башкаруын билгеләп узды.
“Нинди генә зур кунаклар килсә дә, алып кереп күрсәтерлек музеебыз бар. Әлбәттә хезмәтне тиешенчә, югары дәрәҗәдә оештыру җитәкчедән тора“, – диде ул.
Кичке чарада катнашучылар үз фикерләрен җиткерде, иҗатларын тәкъдим итте. Районда оешкан һәр музей эшчәнлеге белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев