Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста яшь спортчылар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме узды

6 гыйнвар көнне Апас Боз Сараена районның барлык яшь спортчы егет-кызлары район башлыгының Яңа ел бәйрәменә җыелды.

Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, хакимият вәкилләре, спортны үз итеп яшәүче балалар, аларның остазлары, әти-әниләре катнашты. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин районыбызның яшь спортчыларын бәйрәм белән котлап, “Алтын Алка” боз сарае җитәкчесе Рамил Мәхетдиновка хоккей формалары алу өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырды. 
- Безнең районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар бар. Сезгә Апасыбыз данын еракларга танытып, исән-сау булып, зур уңышларга ирешүегезне телим, - дип изге теләкләрен юллады район башлыгы. 
Шулай ук республика күләмендә узган милли көрәш, самбо, хоккей ярышларында уңышларга ирешкән спортчылар да сертификатлар белән бүләкләнде. 
Боз өстендә мәдәният йорты хезмәткәрләре әкияти тамаша күрсәттеләр, җыр-биюләр белән сөендерделәр. Спортчы Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларны котлап, тәмле бүләкләр өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев