Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста яшәүче Зәйнәп әби Ибраһимовага 106 яшь тулды

15 гыйнвар көнне Апаста яшәүче Зәйнәп әби Ибраһимовага 106 яшь тулды. Бүген ул улы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә олы хасияттә яши.

Зәйнәп әби тумышы белән Сатмыш авылыннан. Бар гомерен, хезмәт елларын да биредә уздырган. Озак еллар колхозда эшләгән. Яшелчә бакчасында күп көч куйган, чөгендерен эшкәрткән.
Зәйнәп әби тормыш иптәше Кәбир белән тату, бәхетле гомер кичереп, 7 бала тәбрияләп үстергәннәр. Гасыр чикләрен узган акъәбинең бүгенге көндә 5 баласы исән-сау.
-Әнкәй бик акыллы хатын. Гайбәт сөйләп, сүз ирештереп йөри торган булмады. Кешеләрне яратты, яхшылык эшләргә ашкынып торды. Әти белән барыбызга да белем бирделәр, һөнәр алырга булыштылар. Үрнәк тәрбия алып үстек, – ди улы Заһит абый.
Гөлфия апаның Ибраһимовлар гаиләсенә килен булып төшүенә 40 ел вакыт узган. Ярты сүздән аңлашып гомер иткән алар.
–Әнкәй ашарга пешерергә, кул эшләренә дә оста иде. Аның яшелчәләре дә иң беренчеләрдән булып өлгерде. Тукыма кисәкләреннән күлмәкләр, итәкләр тегеп бирә иде. Балаларны да карашты, оныклар да аның тәрбиясен алып үсте. Хәзер хәлебездән килгән кадәр хөрмәтләргә, кадерләргә тырышабыз, – ди Гөлфия апа.
Озын гомерле булуның серен тыныч холыклы, сабыр булуда, тормышны ничек бар, шулай кабул итүдә күрә Зәйнәп әбинең балалары. Шулай ук олыгайган көндә хасият һәм тәрбия дә кирәк булуын ассызыклыйлар.
Зәйнәп әбигә олы гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова әбине котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев