Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Беренче 5 кыр премиясе ияләренә килеп иреште

“Язгы чәчү-2019“ район штабы 8 майда басуларга чыгып, сезонда иң күп күләмдә җир эшкәрткән һәм сабан культуралары чәчкән игенчеләргә район башлыгының Рәхмәт Хаты һәм акчалата премияләр тапшырды.

Алдынгылар арасында “Свияга“ агрофирмасы бүлекчәләре механизаторлары Равил Абдуллин, Рамил Гарифуллин, Руслан Нуруллин, Азат Гобәйдуллин, Владимир Диогуца  һәм башкалар бар. Бүләкләрне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре Ильяс Заһидуллин белән Марат Хәсәнов кулыннан кабул итеп алучылар язгы кырларда тагын да тырышыбрак эшләргә ышандырдылар. Район штабы карары белән һәр дүрт көн саен алдынгылар ачыкланачак һәм аларга кырга килеп шундый хөрмәт күрсәтеләчәк, дип килешенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев