Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Чирү авылында гомер кичерүче Суфия әби Фәзлуллина Ил башлыгының Котлау хатын алды

Гомер көзләренең һәр мизгеленә сөенеп яши Суфия апа. Газиз балалары белән дә чиксез горурланып, аларның рәхим-шәфкатен тоеп, изге эшләренә куанып яши ул.

Суфия әби озак еллар колхозда хезмәт итә. Туган авылыннан читкә китмичә, Ислам исемле авыл егете белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген алар Суфия апаны изге гамәлләре белән сөендереп торалар. Авылдан еракта, тау башындагы чишмәне авылга китерү эшен башлап йөреп, аның тирә-юнен төзекләндереп, авылдашларын сөендергәннәр. Әниләренең олы гомер бәйрәменә дә иң кадерле бүләк ясаганнар. 
90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Суфия апа Фәзлуллинага Ил башлыгының Котлау Хаты, район башлыгының Котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов хөрмәтле акъәбине олы юбилее белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев