ИКМӘК БУЛСА ТАБЫН ТУЛЫ
Каратун ашлык кабул итү пункты 14 июльдә беренче олауны кабул итте. Бу көн чын бәйрәмгә әйләнде. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Замандаш" агитбригадасы үзешчәннәре үзләренең җыр-моңнары белән халыкны ял иттерделәр. Җиңел кулдан беренчеләрдән булып Горбунов берләшмәсе игенчеләре суктырып алган уңышны төягән машиналар килеп туктады. ларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин,...
Каратун ашлык кабул итү пункты 14 июльдә беренче олауны кабул итте. Бу көн чын бәйрәмгә әйләнде. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Замандаш" агитбригадасы үзешчәннәре үзләренең җыр-моңнары белән халыкны ял иттерделәр. Җиңел кулдан беренчеләрдән булып Горбунов берләшмәсе игенчеләре суктырып алган уңышны төягән машиналар килеп туктады.
ларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, җитәкче-белгечләр, ашлык кабул итү пункты хезмәткәрләре, җирле халык алкышлар белән каршы алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин үзенең чыгышында игенче-механизаторларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде. "Быел без 33 мең гектарда бөртеклеләрне җыеп алып 60 мең тонна икмәк алу бурычы куйдык. Максатыбыз - булганга шөкер итеп, югалтуларсыз амбарларга салу," - диде ул. Гыйльфан хәзрәт башланган эшнең уңышлы булуын теләп изге догаларын җиткерде. Икмәк төяп килгән шоферлар Иршат Әхмәтҗанов, Раят Хәсәнов, Зөфәр Шакиров хуш исле икмәктән авыз итеп амбарларга уздылар. Шул ук көнне Әлмәндәр, Йомралы һәм башка берләшмәләрнең иген төягән "КамАЗ"лары да ашлык кабул итү пунктына ашыктылар. Хәерле сәгатьтә, игенче!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев