Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Эшкә җәй көне велосипед, кышын ат җигеп килә

Күкшем авылында яшәүче Роза апа Бикчәнтәева - фермада иң тәҗрибәлесе һәм өлкән сыер савучы. Инде күптән лаеклы ялда булса да, хезмәтеннән аерылырга теләми ул.

(8 декабрь, “Апастово-информ“).


Роза апа 10нчы классны тәмамлагач фермага эшкә килә. Сыер саву җиңел эш түгел. Шулай да ул үз көченә ышанып, өлкәннәр тәҗрибәсенә таянып хезмәтен башлап җибәрә. Аның тырышлыгын, хезмәтне яратуын, өлгерлеген бик тиз күреп алалар. Алдынгылар рәтендә, макталып хезмәт итә ул. Инде әлеге эшкә килгәненә дә 45 ел вакыт узган. Роза апа шулай ук җитез, хәрәкәтчән булып калган. Эшкә дә ул җәй көннәре велосипед белән килә. Кыш көне ат җигеп йөри.

“17 яшемнән фермага килдем. Ул вакытта бөтен җирдә кул хезмәте иде. Хәзер эшләргә җиңел. Кул эшләребез техникага күчеп бара. Бидон күтәреп йөрмибез. Шартлар уңайлы, аллага шөкер. Төнге сәгать 3тә эшкә килеп җитәм. Аңа кадәр өйдәге 2 сыерны да савып калдырам. Хуҗабызның ярдәмен тоеп яшибез. Эшебездә дә, тормышыбызда да ярдәм итә, безне аңлый, – ди Роза апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев