Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Икмәк булса җыры да була

Чираттагы кыр концертын “Замандаш” 3 авгуттта “Свияга” агрофирмасының Идрәз бүлекчәсе басуы читендә куйды.

-Кырга алып чыга торган мобиль концерт аппаратурабыз агитклуб исеме белән тиң, бик заманча хәзер,-дип сүзгә кушыла “Замандаш” агитбригадасы тавыш операторы-режиссер Динар Мотыйгуллин. -Шоферыбыз Айрат абый Миңнегалиев, мәдәният йорты методисты Диана Насыйбуллина, директорыбыз Илнар Хәсәнов, баянчы Радик Абдуллин, җырчылар Айрат Айтуганов, Гөлнара Галиакберова белән быел ундүрт тапкыр басуларга чыгып, игенчеләрне ял иттердек. Эштән аермыйбыз үзләрен, ашханәләрдән кайнар аш-су килгән чакны туры китерәбез. 
Чираттагы кыр концертын “Замандаш” 3 авгуттта “Свияга” агрофирмасының Идрәз бүлекчәсе басуы читендә куйды. 
-Урак өстендә вакыт белән исәпләшмибез инде,-диләр басуда ике сменалы эшләүче комбайнчы-шоферларга тәмле кайнар аш-су китергән бүлекчә идарәчесе Рәис Салихов һәм игенчеләрне сыйлаучы Гөлнария Мөхәммәтова. -Урак өстендә кырда көн-төн эшләүчеләрне сменага 3 тапкыр ашату графигын төгәл саклыйбыз. 
Бүлекчә агрономы Хамис Мөхәммәтов та бу җаваплы көннәрдә кырдан кайтып керми: 
-Шөкер, быелгы урак барышы көенерлек түгел. Уҗым бодае гектардан 30 центнердан артык уңыш бирде. Язгы сабан культуралары да матур булып өлгерде. Чөгендер, кукуруз басуларыбыз да өметле генә. Быелгы уракны гектардан иң киме уртача 25 әр центнер уңыш белән төгәлләргә ниятлибез,-дип фикерләре белән уртаклашты. 
Авыл өстендәге киң, чиста басуда күкрәк киереп эшләүче комбайнчылар: игенчеләр динатиясен дәвам итүче Илфат белән Казанда укучы студент улы Илнур Сәмигуллиннар, абыйлы-энеле Раиль белән Рамазан Гашыйгуллиннар, Әнәс Низамов, шоферлар Васил Кәлимуллин, Илдар Өметбаев, кырдагы техника, күкрәп уңган игеннәрне ут-күздән саклаучы 70 яшьлек механизатор Владимир Осипов һәм аларның хезмәттәшләре “Замандаш” лылар концертын тыңлап бик озак юанмадылар. Җәйге ялын район игенчеләренә булышып уздыручы, “Алтын алка” Боз сарае директоры урынбасары, районның “Авыл яшьләре”, “Яшь гвардия” хәрәкәтләре лидеры Рөстәм Нәҗмиев та бар иде алар арасында. 
-Рәхмәт, абый-апалар, соңыннан, урак беткәч зур залларда очрашканга кадәр,-дип эшкә керештеләр. Чират вакытлыча туктап калган хезмәт симфониясенә җитте... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев