Иске Әнәледән Рафига апа Гыйниятуллина: йөрәгем дә, күңелем дә 17дәге кебек
Һәр вакыттагыча, көр күңел, күтәренке кәеф белән каршы алды Иске Әнәледә яшәүче, 28 октябрьдә 95 яшьлеген каршы алган Рафига апа Гыйниятуллина.
Яшьлек елларына, район финанс бүлегендә эшләгән вакытларга, сәхнәдә ут уйнаткан чорларга сәяхәт итте ул. Балалары, онык-оныкчыклары белән горурлануын яшерәде.
Рафига апага олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова иң изге теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев