Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Казанда Республикакүләм "Безнең заман Геройлары» премиясе тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкиле дә бар

«Безнең заман геройлары» премиясе Татарстанда 2016 елдан бирле тапшырыла. Бу вакыт эчендә Татарстан Республикасының 42 кешесе лауреат булды – бу катлаулы ситуациядә югары булып, иң яхшы кешелеклелек сыйфатлары күрсәткәннәр.

Премияне гамәлгә кую республиканың яшьләр эшләре министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» тарафыннан башлангыч бирелде.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, РФ Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов, партиянең Казан бүлеге башкарма секретаре, Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова катнашты.

Быел 15 татарстанлы "Безнең заман герое " исеменә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкиле Сәлимуллина Ферүзә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен логопед укытучысы да бар. Сәлимуллина Ферүзә - «Җан шифасы» проекты авторы. Проектның асылы-мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен логопед кабинетын оештыру. Ферүзә Республика күләм коммерциясез оешмалар конкурсында җиңеп, мөмкинлекләре чикле балалар өчен белем бирү процессын яхшырту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен барлык шартларны да тудыра алды. Логопед кабинеты гади мәктәп сыйныфыннан әкият почмагына, сөйләмне үстерү өчен барлык уңайлыклары булган кабинетка әверелде. Балалар бу кабинетта вакытны күңелле дә, файдалы да үткәрә. Балаларның яратуы һәм рәхмәте-менә шуның өчен бу эшне Ферүзә башкара. Аның белән шөгыльләнергә бөтен районнан мөмкинлекләре чикләнгән балалар килә, Апас урта мәктәбе базасында коррекция сыйныфы да күп вакыт үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев