Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Күңел сайлаган һөнәр

Төзүче һөнәре җәмгыятькә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзелеш өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең белеме, алар тарафыннан җитештерелгән обьектлар, армас-талмас куллар белән салынган йортлар халыкның яшәү рәвешен уңайлы итә.

(8 август, «Апастово-информ») 
 



Төзелеш эшләрен оештыруда, аны планлаштыруда, юнәлешләрен билгеләүдә әлеге тармакта төзүче инженерларның да роле зур. Шундый белгечләрнең берсе Илдар Галиев “Альтаир-1” оешмасында җитештерү һәм техник бүлеге җитәкчесе хезмәтен үти. 
Илдар - үзе чит төбәкләрдән кайтса да, күптән инде Апас егетенә әйләнгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанда авиация институтында югары белем ала. Хезмәт юлын ул башкалабызда төзелеш оешмаларының берсендә башлап җибәрә. Соңрак Казан төзелеш институтында төзүче һөнәрен дә үзләштерә. 
- Оешмабыз районда, республикада һәм чит төбәкләрдә газ һәм су системасын җайлауда нәтиҗәле генә эшләп килә. Газлаштыру программасы буенча газ да кертәбез, канализация челтәрләрен дә монтажлыйбыз, авылларда, шәһәрләрдә су үткәргечләрне монтажлау белән дә шөгыльләнәбез. Мин эшләгән бүлек күбрәк заказчылар белән элемтәдә тора, алар белән аңлашу, килешү эшләрен башкара. Төрле обьектларда төзелеш эшләренең алып бару рәвешләрен документлаштыру да безнең өстә, - дип сөйли Илдар хезмәте турында. 
Илдар Галиев шулай ук оешмада үз һөнәренең чын остасы булган, тәҗрибәле белгечләр эшләгәнен билгеләп үтте. Һәрберсе үз эшен белеп, җаваплылык белән башкаруына басым ясады. 
-Хезмәттәшләремә озак вакытлы командировкаларда да булырга туры килә. Алар үзләренә йөкләнгән һәр бурычны төгәллек белән үтиләр. Үз куллары ярдәмендә калкып чыккан яңа төзелешләрнең халыкка хезмәт итүенә сөенеп эшлиләр, шуңа да аның катлаулылыгын, авырлыгын тоймыйлар, - ди ул. 
Коллективта бербөтен булып, бер-береңне аңлап, бер гаилә булып эшләгәндә авыр хезмәт тә җиңел тоела. Шул ук вакытта ару-талуны оныттырыр өчен гаиләңдә дә татулык кирәк. Илдар да гаиләсендә һәр яктан үрнәк әти, кадерле ир булып яши. Тормыш иптәше Альбина белән ике бала тәрбияли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев