Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Район аграрийлары шикәр чөгендере алу эшенә кереште

Район кырларында барлыгы 3241 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән.

(15 сентябрь, “Апастово-информ”).


Татлы тамыр уңышын җыеп алу эше беренчеләрдән Горбунов бүлекчәсенең Дәүләки кырларында башланды.
Биредә быел 1004 гектар мәйданда татлы тамыр үстерелгән.
“Чөгендернең уңышы елдагыдан әзрәк булса да, быелгы табигать шартларын исәпкә алганда яхшы дип әйтергә була. Бер гектардан уртача 200 центнердан артык уңыш чыга. Сыйфаты да әйбәт күренә. Шикәрлеге 17 процентны тәшкил итә”, - дип белдерде Горбунов бүлекчәсе идарәчесе Илфар Җәләлов.
Бүлекчә кырларында 5 комбайн эшли. МТК “Ак Барс”транспорт оешмасына яңа гына кайткан комбайн да беренче чыныгуларын үтә. Аны Апас егете Динар Аббязов иярли.
“МТК “Ак Барс”оешмасында 2010нчы елдан бирле эшлим. Чөгендер уңышын җыеп алуда еш катнашам. Яңа комбайнны иярләү бәхетенә дә ирештем. Ул бик шәп. Комбайн белән автомат рәвештә идарә итеп була. Климат-контроль, круиз-контроль урнаштырылган. Компьютеры да бар. Комбайнның эче чиста. Хәтта икенче аяк киеменнән утырам”, - ди яшь комбайнчы.
Заманча комбайннар үзләре чөгендернең яфракларын кисәләр, үзләре җир астыннан алалар һәм кыр читенә алып килеп өемнәргә бушаталар. Якын арада әлеге чөгендер өемнәре шикәр заводына озатылачак.
Чөгендер алу эше ике сменада оештырылган. Тәүлек әйләнәсе хезмәт куючы хезмәтчәннәргә эшләү өчен уңайлы шартлар да тудырылган. Алар 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәләр, эш барышында кайнар чәй эчеп, коймак белән дә сыйланып алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев