Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Район башлыгы сөт җыю бәясен арттыру бурычын куйды

Район башлыгы Айрат Җиһаншин сөт җыючылар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

(23 май, “Апастово-информ”).



Биредә хуҗалыкларда терлекләр санын саклап калу, сөт саву күләмен арттыру һәм җыелган сөт өчен тиешенчә түләү хакында сүз булды. Шулай ук сөтнең сыйфат дәрәҗәсенә дә басым ясалды. Җирлекләрдә очрашулар уздырып, халык белән дә сөйләшүләр алып бару максат итеп куелды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов терлек асраучылар өчен дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәмнәр, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы төрле программалар хакында тагын бер кат аңлатты. Терлек асраучылар өчен булган мөмкинлекләргә тукталды.
“Быел терлек азыгы кыйммәт. Терлек асрау да җиңел түгел. Терлек асраучылар җитештергән продукция өчен тиешле хакын да алырлык булсын. Сөт бәясен арттыру бүген көн кадагында”, - диде ул.
Очрашуда сөтне районның сөт комбинатына тапшыру мөмкинлеге ассызыкланды, бәяләр уртага салып сөйләшенде.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев