Рифкать бабай Нәҗмиев Ил башлыгының котлавын алды
Болынбалыкчы авылында яшәүче Рифкать бабай Нәҗмиев 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова, “АгроАктив“ хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Фәргать Сибгатуллин, авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Гөлсөяр Кәлимуллина хөрмәтле аксакалны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.
Рифкать абый озак еллар шахтада эшләгән. Аннан гаиләсе белән Болынбалыкчыга кайтып төпләнгән. Әлеге гаилә турында бары тик матур фикерләр генә ишеттек. Уңган-булган хуҗа белән хуҗабикә бакча тутырып яшелчәләр үстерәләр. Кыш өчен дә бик күпләп әзерләп куйганнар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев