Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Рөстәм Миңнеханов: “Апас нәтиҗәле эшли. Без ярдәм итәбез“

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Апас районында булды.

(6 май, “Апастово-информ“).


Республика җитәкчесенең төп максаты - язгы кыр эшләре барышы, республика һәм дәүләт программалары нигезендә сафка басучы берничә социаль объектның төзелеше белән дә танышу иде.

Рөстәм Миңнеханов районның сөт комбинатында, яңа төзекләндерелгән Дәүләки авылы мәдәният йортында булды, Дәүләки авылы янәшәсендәге кырда язгы эшләр белән танышты, җитәкчеләр белән очрашты.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов районда барган эшләр, яңалыклар, алда торган максатлар белән таныштырды.


Районның сөт комбинаты зур үзгәрешләр кичерде һәм менә күптән көтелгән вакыйга – ул беренче сөтне кабул итте.
–145 кешене эш урыны белән тәэмин итәбез. Биредә елына 15 мең тонна сыр җитештереләчәк. Бүгеннән сөтне җыя башладык. Тәүлеккә 450 тонна сөт эшкәртеләчәк. Сыр цехы ачылгач, тиз арада гына сөтне җыю мөмкин түгел. Эшебез шатлыклы вакыйгадан башланып китте, – диде сөт комбинатының генераль директоры Александр Емшанов.

Рөстәм Миңнеханов комбинатның һәр мәйданчыгы белән танышты. Югары технологияле сөт эшкәртү һәм продукцияне җитештерү җиһазлары белән кызыксынды.

Дәүләки авылы клубы республика программасы нигезендә төзекләндерелгән. Ул 240 урынга исәпләнгән. Биредә бар да яңа һәм заманча. Ул үз эченә авыл җирлеге бүлмәләрен һәм китапханәне дә алган. Рөстәм Миңнеханов биредәге уңайлылыкларга игътибар итте, авыл халкы белән аралашып, аларның яңа мәдәният йортлы булу сөенечен дә уртаклашты.
Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев республика башлыгына авылда башкарылган эшләр өчен рәхмәтен белдереп, киләчәктә су кертү эшләрендә дә ярдәм итүен сорады. Республика җитәкчесе үз чиратында киләчәктә әлеге эшкә дә игътибар биреләчәген белдерде.

Дәүләки авылы янәшәсендәге кырда республика җитәкчесе эшмәкәрләр эшчәнлеген чагылдырылган күргәзмәләр белән танышып, үзләре белән дә аралашты. Биредә үзебездә җитештерелгән азык-төлек тәкъдим ителде. Киләчәктә сафка басачак объектлар хакында да сөйләшүләр алып барылды.


Рөстәм Миңнеханов кыр эшләре барышы, коронавирустан саклану чаралары, районның тормыш-көнкүреше хакында да сорашты.

–Чәчү эшләре оешкан төстә бара. Бүгенге көндә кырда 49 агрегат эшли, 41 процент мәйданда чәчелде. Һава шартлары мөмкинлек биргән очракта, 7-8 көн эчендә төгәлләү бурыч тора. Быел без авыл хуҗалыгы техникаларын да яңарттык, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм төзелеш эшләре, фермерлык хуҗалыкларын үстерү, үзара салым акчасын максатчан файдалану турында сөйләп узды. 2021 елның терлекчелек елы дип игълан ителеп, көнлек тулаем савымны 100 тоннага җиткерү бурычы торуын да әйтте. “Авылны үстерү“ программасына нигезләнеп, авыл хуҗалыгы белгечләренә салынган йортлар санын арттыру буенча да районның киләчәккә булган максатлары белән уртаклашты.
–Барлык башкарылган эшләр, гамәлдә булган программалар өчен сезгә район халкы исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә безне нәтиҗәле эшләр көтсен иде, – диде Равил Хисаметдинов.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлекне кайгырту, коронавирустан саклану чараларын күрүне алгы сызыкка куйды.
–Район нәтиҗәле эшли. Күп кенә проектларда, программаларда катнаша, инвесторларны тарта. Без булышлык күрсәтәбез. Үз-үзегезне саклагыз, вакцина ясауның әһәмиятен аңлагыз һәм халыкка да җиткерегез, – диде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X