Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Сатмыш авылының иң үрнәк гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды

Бүген илебездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сатмышлылар авыл клубына 53 ел буе иңне иңгә куеп, сынаулы юлларны бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып яшәүче Хәлилулла абый белән Оркыя апа Сәлаховлар гаиләсен тәбрикләргә җыелды.

Бу гаилә районда да авылда һәркем өчен үрнәк булырлык. Хезмәт сөеп, әти-әниләрен хөрмәтләп яшәгән, 5 балага гомер бүләк итеп, чын кешеләр итеп тәрбияләгән Сәлаховларга сокланмый мөмкин түгел. Бүген бирегә килгән һәркем аларга олы ихтирамын белдерде. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров Хәлилулла абый белән Оркыя апа Сәлаховларга олы хөрмәт белән “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален һәм Грамота тапшырды. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина соклануын белдереп, ихлас теләкләрен юллады. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова авыл халкы өчен үрнәк күрсәтүләре өчен олы рәхмәтен белдереп, район башлыгы Рәшид Нәҗип улы Заһидуллинның Котлау хатын тапшырды. Газиз әти-әниләрен котларга килгән балалары, онык-оныкчыклары мәңге яшәүләрен теләп, ихлас теләкләрен ирештерделәр. 
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Земфира Мөхәммәтшина, Гөлнара Галиәкбәрова, Рөстәм Зиннәтуллин үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев