Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Шыгай авылы клубы үз ишекләрен ачты

Клубта күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды.

(10 сентябрь, “Апастово-информ”).


Төзекләндерү эшләре җирле бюджет хисабына башкарылган. Барлыгы 3 миллион сум акча сарыф ителгән.
Шыгай авылы халкының олы шатлыгын район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да уртаклашты.
“Клуб бик матур. Яңа җиһазлар урнаштырылды. Ул киләчәктә дә гөрләп эшләсен. Шыгай авылында тиздән тагын бер мөһим бина-фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Шулай ук авылга асфальт юл салыначак. Мөһим эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Исән-сау яшәргә язсын”- диде район башлыгы.
Равил Хисаметдинов Шыгай авылы клубы коллективына уңышлар теләп, бүләген тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов районда мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүен, һәр мәдәният учакларының төзелүен һәм төзекләндерелүен әйтеп узды.
“Апас районы республикада мәдәниятне үстерү буенча үрнәк булып тора. Биредә мәдәният учаклары төзекләндерелә, яңалары сафка баса. Апас районы бик күп республика, федераль программаларда актив катнаша. Күләмле төзекләндерү эше өчен район бюджеты хисабыннан мөмкинлек булдыруны да үрнәк итеп куярлык. Бу район башлыгының, аның командасының тырышлыгы, хезмәте”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов шыгайлыларны кайнар сәламләп, республикада эшләүче программалар белән таныштырып үтте. Җирле бюджеттан да шундый мөмкинлек булдырганы өчен район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин гадәттәгечә буш кул белән килмәде. Ул истәлекле вакыйга уңаеннан Шыгай авылы клубына 50 мең сумлык сертификат тапшырды.
Бу вакыйга Шыгай авылы халкы өчен аеруча истәлекле булды. Заманча, якты, матур клубка җыелган халык сөенечен яшермәде.
“Шатлыгыбызның чиге юк. Безнең үтенечебезне ишетеп, аны уңай хәл итте. Бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде Талия апа Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев