“Йолдыз“ укучылар арасында 10 Ломан Браун тавыгын кем отты?
2020 елның беренче яртыеллыгы өчен “Йолдыз“(“Звезда“) газеталарына 2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр ташламалы бәядән язылучылар арсында 10 Ломан Браун тавыгы уйнатылды. Лотерея уйнату чарасында газета укучыларыбыз катнашты.
Тавыклар Каратуннан Гөлнур Җәләлетдиновага һәм Апастан Х. Юнысовага насыйп булды. Шунысы да гаҗәп, Гөлнур Җәләлетдинова алган отыш санында үз фамилиясе туры килде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев