Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас балалары Кырымга ял итәргә китте

Төрле фәнни-гамәли бәйгеләрдә, спорт ярышларында алдынгы урыннар яулаган 30 бала Кырымга Кара диңгез ярына ял итәргә киттеләр. Әлеге ял район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән оештырылды. Күңелле сәяхәт дәвамында балаларны вожатыйлар “Дельфин” йөзү бассейны тренеры Руслан Галиуллин һәм Апас сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Бәширова озата бара.

Олы юлга кузгалучы балаларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина күңелле һәм имин яллар теләделәр. Озатырга килгән әти-әниләр район башлыгына һәм җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев