Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас кырларында төнлә дә хезмәт итәләр

Районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. “Свияга“ агрофирамсының Дәүләки берләшмәсендә комбайннар 24 сәгать кырда. Төнге урып-җыю эшләре белән танышу максатыннан без кичке сәгатьләрдә кырларга юл алдык.

Җитәкчеләр, комбайнчылар, шоферлар белән аралаштык, тәмле ашлар белән сыйлауның да шаһиты булдык. 
Дәүләки авылы янәшәсендәге 110 гектарлы арпа кырында 8 комбайн эшли. Икмәкне 6 машина бер өзлексез ташып тора. Янәшәдә генә янгын сүндерү машинасы урын алган. Берләшмәнең җитәкчесе Кәфил Гыймранов һәм бүлекчәнең идарәчесе Альберт Вәлиев та бу минутларда кырда, игенче-механизаторлар янында иде. 
–2 смена эшлибез. Иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 6га кадәр көндезге смена, аннан 12 сәгать төнге смена хезмәт итә. Коллектив дус һәм бердәм. Һәрчак киңәшеп, ярдәмләшеп, гадел эшлиләр. Көнлек күрсәткечләре белән дә таныштыра барабыз. Арпаның гектарыннан якынча 47-48 центнер уңыш чыга, – диде берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев