Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районы прокуратурасы эшмәкәрлек белән шөгыльләнүченең законнарны тупас бозуын ачыклады

Район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов белдерүенчә, шәхси кибет тотучы, үзендә эшләүче сатучы өчен тиешле фондларга социаль иминиятләштерү һәм башка түләүләрне күчереп бармаган.

Шул сәбәпле, яшь әни  бала тапкач,  тиешле социаль түләүләр алмаган.

Яшь әнинең гаризасы нигезендә тиешле вакытта тикшерү эшләре үткәрелде һәм аңа тиешле 70 мең сумнан артык социаль пособие түләнде.

–Эш бирүчеләр дәүләт һәм үз хезмәткәрләре каршындагы бурычларын катгый һәм төгәл үтәргә тиеш,-дип кисәтә район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев