Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Беренче кыңгырау чыңлады

Районыбыз мәктәпләрендә Белем көне узды. Беренче сентябрь көнне 1745 укучы өчен районның унтугыз мәктәбе үз ишекләрен ачты. 183 бала өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чыңлады. 9нчы класска – 166, 11нче класска – 70 укучы килде.

Апас урта мәктәбендә Яңа уку елын 679 укучы башлап җибәрде. 66 бала тәүге тапкыр Белем иленә аяк атлады. 
Биредә Белем көне тантаналы шартларда узды. Барлык укучыларны, остазларны, әти-әниләрне район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыбадуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева сәламләп, изге теләкләрен юллады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев