Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Нәүрүз бәйрәме узды

Район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме узды.

Район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме узды. Райондашлар бергәләп җыелып, кышны озатты, язны каршы алды. Иртәдән үк мәдәният йорты каршында һәм үзәк урамда ярминкә оештырылды. Авыл хуҗалыгы товарлары, ит-сөт продукцияләре, кондитер эшләнмәләре, төрле тәм-томнар, уенчыклар сатып алырга мөмкин иде. Райондашлар ярминкәгә теләп килде һәм кулай бәядән үзенә кирәк әйберләрне сатып алды. 
Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан театральләшкән тамаша әзерләнгән иде. Биредә милләтләр дуслыгы, гореф-гадәтләр чагылыш тапты. Җыр-моңнар тынып тормады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район башлыгының изге теләкләрен җиткерде. 
Барлык начар гадәтләрне юк итү максатыннан, Нәүрүз карачкысы яндырылды. Теләгән һәркем карга боткасыннан авыз итте. Ул һәр елдагыча бик тәмле итеп аграр көллият коллективы тарафыннан әзерләнгән иде. Бизәүле ат та бәйрәм бизәге булды. Аны Фирдүс Нургалиев бизәп чыккан иде. Бигрәк тә балалар аның тирәсендә бөтерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев