Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста террорчылыкка каршы утырыш узды

26 апрельда Татарстан антитеррор комиссиясе вәкиле Марина Патяшина катнашында район даими комиссиясе штабының киңәйтелгән утырышы үткәрелде

 Анда район мәктәпләре директорлары, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, авыл җирлекләре, оешма-предприятие, ДНД район штабы җитәкчеләре катнашты. 
Район АТК комиссиясе җитәкчесе-район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин үз чыгышында барлык объектларның куркынычсызлык паспортларын булдыруны якын арада төгәлләү бурычын куйды. Халык күп була торган объектларда, урамнарда, район үзәгендә хәзер мәсәлән, 250 ләп төрле видеокамера урнаштырылды. 
-Үзәк хастаханә территориясендә хәзер куркынычсызлык таләпләре үтәлешен барлыгы 30 видеокамера тәүлеклек теркәп бара,-диде үз хисабында районның баш табибы Алмаз Алиуллин. -Көтелмәгән хәлләргә кирәкле медицина препаратлары, стацонарда дәвалау урыннарын арттыру һәм башка чаралар комплексын төгәл үтәп барабыз. 
Комиссия утырышында шулай ук дәүләт янгын куркынычсызлыгы баш инспекторы Илдар Вәлиев, район эчке эшләр бүлеге вәкиле Фәнис Шәрәфуллин, район антитеррор комиссиясе вәкиле Илдар Усманов һәм башка белгеч-җитәкчеләрнең хисаплары тыңланды. Тиешле бурычлар, кисәтү чаралары эш программасы каралды һәм бертавыштан расланды. 
Май бәйрәмнәре җитә. Бөек Җиңүнең 73 еллыгына зур чаралар әзерләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Айрат Хәсәнов, Луиза Сафина һәм Рөстәм Мингазиев бу уңайдан үз фикерләрен җиткерделәр. 
Бәйрәмнәрне лаеклы каршылап, тыныч-имин үткәрик! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев