Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста төзеләчәк янгын-коткару бүлегенең урыны билгеләнде

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин килде

Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге коллективы белән очрашты. Очрашу барышында яңа төзеләчәк янгын-коткару бүлегенең урыны билгеләнде һәм бинаның нигез урынына киләчәккә юлламасы булган капсула куелды. 
Янгын-коткару депосы “Мелиорация ПМК”сы ишегалдында урын алачак. Барлык уңайлыклары булган хезмәт урыны төзелешен 2020 елның 30 августына төгәлләү бурычы куела. Бина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев