Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста яңа балалар бакчасы төзеләчәк

“Демография” милли проекты кысаларында республикада 2018-2019 нчы елларда ясле төркемнәре белән бергә булган 6010 урынга 29 балалар бакчасы төзергә планлаштырылган иде. Бүгенге көнгә бишесе үз ишекләрен ачты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә барлык балалар бакчалары да агымдагы елның 1 нче сентябренә кулланылышка тапшырылырга тиеш. 2020-2021 елларга да әлеге проект кысаларында 15 муниципаль районда 9770 урынлы 48 балалар бакчасы салыначак. 4635 урынлы яңа бакчалар бер яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларны кабул итәчәк. 
“Демография” милли проекты кысаларында 2020-2021 елларда Апаста да өр яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Районның инфрастрктур үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов белдерүенчә, бүгенге көндә әлеге балалар бакчасы өчен 5663 кв.метр җир кишәрлеге бүлеп бирелгән, кадастр паспортлары ясатылган. 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы Яшьләр урамы 1 “З” адресы буенча урнашачак. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина сүзләренә караганда, яңа, заманча балалар бакчасы Апас өчен бик тә кирәк. 
– Шәһәр тибындагы Апас поселогында 5360 кеше яши, шуларның 545е мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Апаста ике балалар бакчасы эшләп тора. 110 балага исәпләнгән “Салават күпере” балалар бакчасына 152 бала, 145 урынга исәпләнгән “Кояшкай” балалар бакчасына 191 бала йөри. “Электрон балалар бакчасы” системасына күз салсак 99 бала үз чиратын көтә. Бүгенге көндә район үзәгендә яшьләр кавышалар, йортлар салалар. Димәк, балалар бакчасы буш тормаячак, - диде Алсу Хәйруллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев