Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Иртәгәдән печәнгә төшәбез?

Районда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашында аерым комиссия бүген барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, хуҗалыкларда булып, урыннарда кадрлар һәм техниканың терлек азыгы әзерләү сезонына әзерлеген бәяли.

Техниканы кабул итү аерым мәйданчыкларда башкарыла, аларны эшләтеп, сынап та карыйлар. Печәнгә төшәчәк механизаторларга хезмәткә түләү тәртибе дә яхшылап аңлатыла.

“Татагрохим“ берләшмәсе вәкиле Илдар Әфләтунов әйтүенчә, районның бүгеннән печән әзерләүне башларга мөмкинлекләре бар. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлардан соң җылы килде, үлән басуларында шактый югары уңыш өлгереп килә.

Быелгы сезонда район күләмендә кимендә 100 мең тонна сенаж, 120 мең тонна силос, 20-25 мең тонна сыйфатлы печән әзерләү бурычы куела.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев