Бүген Апасның ЗАГС бинасында 8 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Насыйбуллина катнашып, яшь гаиләләргә изге теләкләрен юлладылар.
Биредә катнашкан әниләрнең сабыйларына районда яңа гына гаилә корган яшьләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч уенчыклар да бүләк ителде.
Нет комментариев