Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Сара Садыйковага багышланган истәлекле чара узды

Апаста аның хөрмәтенә куелган бюсты каршында татар композиторы, җырчы, милли көйләрне саклап, Казан, Мәскәү опера театры сәхнәләрендә җырлаган, Апас ягын “Якташларым!“ дип өзгәләнеп яшәгән Сара апа Садыйкованың тууына 113 ел уңаеннан бик матур чара үтте.

Аның гомеренең соңгы елларында Апаска, Тутайга, Кызылтауга берничә тапкыр кайтып кунак булып китүе, халык, бигрәк тә балалар белән күпләп очрашуы мәгълүм.

- Җидегән чишмә“ җыры Сара апаның Җидекизләүдәге чишмәләр каскады белән танышуыннан соң язылган иң уңышлы һәм озын гомерле әсәре,-диде үз чыгышында  Апас “Туган якны өйрәнү“ музее директоры Рәмис Ногманов.

 Аны якыннан белүчеләр-район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Мәрьям Хәйрова, Миләүшә Вәлиуллина, Гөлнур Насыйбуллина һәм башкалар да шулай ук истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Тутайдагы Сара Садыйкова музее җитәкчесе Гөлсөя Гайнуллина катнашында төзелгән сценарий буенча бу көнне музейда Сара Садыйкова җырлары яңгырады, аның турында төшерелгән махсус видеофильм күрсәтелде.  Җыйнак кына чәй табыны оештырылды. Апасның Сара Садыйкова урамында яшәүче Зинаида Латыйпова, Сара апаны искә алу чарасына килүчеләр ул туган көн - 1 ноябрдә үзә аллеяда узган искә алу чарасының бик тә истәлекле итеп үтүен билгеләп үттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев