Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Янгелдедә мәчет ачылды

Янгелде авылының элеккеге мәчете нигезе янәшәсендә үк калкулыкта узган ел җәй башында яңа мәчет урыны билгеләнде һәм 10 августта беренче нигез ташы салынды.

Авыл фермеры Илһам, абый-энекәшләре Рәис белән Илдар Баһавиевлар, Илсур Хисамиев, Рәдиф Хәйруллин, Айрат Гыймадетдинов  һәм башкалар бу эштә башлап йөрде һәм актив катнашты. Шушы авылда туып үскән, 1-2-3 дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары кавалеры Василий Аверьяновның улы Сергей, Евгений Жандаров гаиләләре дә изге эшкә үз өлешләрен керттеләр.  Советлар Союзы Герое Салават Кәримов туып-үскән кечкенә, бүген инде нибары 30 гына йортлы Янгелде авылы  мәчете бурасын күтәрүдә бертуганнар Инсаф, Нияз һәм Фариз Садриевлар, Марат Хәйруллин, Илдус Яруллин, Ришат Мифтахов, Фәнил Җәләлиев, Илмир Хисамиев һәм Янгельдедә туып-үскән башка игелекле ир-атлар авыл өмәләрендә осталарга бик теләп булыштылар, хатын-кызлар тәмле сыйлы табыннар корды. Уртак тырышлык, бердәмлек нәтиҗәсе булып, шул ук көздә мәчетнең манарасы да куелды.

Инде менә  ниһаять, авыл халкына һәм бу көнгә махсус кайткан авыл кунакларына узган якшәмбе-15 сентябрьдә авыл мәчетен тантаналы итеп ачу көнен дә күрергә насыйп булды.

Тантанага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апасның “Миргасыйм“ мәчете имам-хатыйбы Рамазан Әминов, Мөшки авылы мәчетеннән Талип хәзрәт һәм башка якын-тирә авыл мәчетләре имамнары да чакырулы иде.

-Мәчетле, азанлы авылның киләчәге матур булачагына ышанам,-диде Луиза Сафина.-Барыгызны да шушы истәлекле көн белән ихластан котлыйм!

-Бу көн авыл тарихында калырлык олы вакыйга,-диде яңа мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәмидов. Ул үзе Казанда мөгәллимлек иткән, аннан 10 ел элек авылга кайтып төпләнгән. Ике мәдрәсә белемле хәзрәт авылны мәчетле итү теләген узган ел май аенда авыл җыенында күтәреп чыккан.

-Авылдашларыма бик олы рәхмәт, тәкъдимемне һәр гаилә яклап чыкты һәм олы эшкә хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Мәчетне ачу тантанасында урамда корбан итеннән бик тәмле итеп пылау пешерелде. Свияжский бистәсенең “Сәфәр“ мәчете имамы  Талип хәзрәт, ян күршем Илһам Баһавиев, Айрат Гыймазетдинов барча халыкны сыйларлык итеп әзерләде бу тәмле ризыкны. Хатыным Надия, башка авылдашларым уртак тырышлык белән әзерләгән табын тулы кунакларга да олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мәчет ачылу тантанасына килә алмаучыларга өйләренә илттек, авыл балаларына күчтәнәчләр таратып шатландырдык.

-Бүген районыбыз шулай итеп 58 мәчетле булды,-диде үз вәгазендә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт. -Искәртеп үтәсем килә-28 сентябрьдә Татарстан  мәчетләрендә бердәм Гошер сәдакасы кабул итү чаралары үткәреләчәк. Көнен көтеп тормаучыларга ишекләр ачык, җирдә үстерелгән уңышның бер өлешен мәчетләргә китерү дәвам итә. Аларны елдагыча Буа һәм Казан мәчетләренә оешкан төстә илтеп тапшырачакбыз.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев