Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бигрәк оста икәнсез...

Инзил Тимершин һәм Адилә Исмәгыйлева республикакүләм "Ватан" бәйге-фестиваленең Гала-концертында катнашу бәхетенә ирештеләр. Сәвия Тимершина җитәкчелегендәге Каратун мәктәбе укучылары Инзил Тимершин һәм Адилә Исмәгыйлева 5нче республикакүләм "Ватан" фестиваленең районкүләм һәм зона бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап Казан сәхнәсенә чакыру алганнар иде. Барлык республикадан җыелган сәләтле балалар арасында да алар югалып калмадылар, "нәфис...

Инзил Тимершин һәм Адилә Исмәгыйлева республикакүләм "Ватан" бәйге-фестиваленең Гала-концертында катнашу бәхетенә ирештеләр.

Сәвия Тимершина җитәкчелегендәге Каратун мәктәбе укучылары Инзил Тимершин һәм Адилә Исмәгыйлева 5нче республикакүләм "Ватан" фестиваленең районкүләм һәм зона бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап Казан сәхнәсенә чакыру алганнар иде. Барлык республикадан җыелган сәләтле балалар арасында да алар югалып калмадылар, "нәфис сүз" номинациясендә III урынга лаек булдылар. Аларның сөйләм осталыкларына, сәхнәдә үзләрен тотышларына жюри әгъзалары Миңгол Галиев һәм Илдар Кыямов та югары бәя бирделәр. 4 ноябрьдә Инзил белән Адилә фестивальнең "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узган Гала-концертында катнаштылар. Яшь нәфис сүз осталарына Диплом һәм бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль