Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

5 бала тәрбияләп үстерүче әниләр “Ана даны“ медальләре алды

Апаста 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узган тантанада “Ана даны“ медальләре бирелде.

Әлеге медальләргә Тутай авылыннан Гөлназ Гыйсмәтуллина һәм Иске Йомралыдан Алия Мостафина лаек булдылар. Олы бүләкне Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов тапшырды. 
Гөлназ Гыйсмәтуллина 2002 елда Тутай авылына сыер савучы булып эшкә килә. Биредә тормышка чыга. Ул бүгенге көндә 5 бала анасы. Хезмәтен дә яратып, намус белән башкара. Балалары турында да горурлык белән сөйли. 
Алия Мостафина Иске Йомралы терлекчелек фермасында сыер савучы булып эшли. Аның төркемендә 54 сыер бар. Сөтлебикәләре янына һәр көнне ашкынып килә ул. Гаиләдә 5 бала үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев