Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ак төннәрдә ал җилкәнле шәһәр буйлап сәяхәт

Безгә, укытучылар буларак, районыбызның «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегеннән Санкт-Петербург шәһәренә бару һәм шунда чыгарылыш укучыларының “Ал җилкән” бәйрәмен карап кайту мөмкинлеген бирделәр.

Бу тәкъдимне шатланып кабул иттек, беренчедән Санкт-Петербург шәһәрен күреп кайту һәр кешенең хыялы булса, икенчедән, безгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милли эшләр комитетының рәисе Илдар Гыйльметдинов юлламаны үзе бүләк итәчәк. Аның ярдәмчесе Елена Константинова Республиканың төрле районнарыннан икешәр укытучыдан торган 8 кешене (Апас, Кайбыч, Югары Ослан һәм Биектау районнарыннан) социаль челтәрдә группа төзеп, таныштырып-дуслаштырып та куйды. Ул поездга утырып киткәннән, өйгә кайтып кергәнче хәлебезне, сәяхәт вакытындагы тәэсирләребезне белеп элемтәдә торды. 
Дуслар белән озын юл да кыска тоела шул, Санкт-Петербургка килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Группабызның җитәкчесе дип таныштырган Дмитрий безне зур кунакларны көткәндәй каршы алды. Барлык уңайлыклары булган бүлмәләргә урнаштырды, вакытыбызның бер генә минутын да әрәм итмәскә тырышып, уңайлы автобуслар белән дә, җәяү дә, кайларга гына алып бармады да, нинди генә тәм-томнар белән сыйламады. 
Кич белән ак төннәрдә төн эзләп, җилкәннәрне күзләп, яр буеннан баруга ни җитә! Баруыбызның да төп сәбәбе - чыгарылыш укучыларының “Ал җилкән” бәйрәмен күрү иде бит! Евразиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә халык ашкына монда. Яр буйларыннан гына түгел, биек йортлар түбәсеннән дә бу тамашаны күзәтәләр. Сәгать телләре төнге берләрне күрсәтсә дә, бар да ап-ачык, яп-якты. Әнә, ерак түгел генә, сәхнәдә танылган артистлар чыгышы бара, күперләр күтәрелә башлый, лазерлардан су өстенә юллар салына, төрле төстәге салютлар сәгатьләр буена бара башлый. Ниһаять, көяз кыздай көттереп кенә, назландырып кына дигәндәй, ал җилкән күренә. Күперләр аша чыгып, зур мәйданда көтеп торган, бүген генә мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучылары янына ашкына. Бар да җилкәнгә карап теләген теләде, максатларын эчтән кабатлады. 
Без икенче, өченче көнне дә экскурсияләребезне дәвам иттек. Санкт-Петербургка 3 көнлек сәяхәтебез тәмамланды. Ал җилкәннәр су юлы буйлап китте. 
Шәһәрләр турында китаплардан уку, видеоязмалар карау бер нәрсә, ә менә үз күзең күрү- икенче. Күпме рухи азык алып, тарихи-мәдәни белемнәреңне арттырасың! Әлбәттә, боларның барысын да яңа уку елында укучыларыбызга да тукми-чәчми сөйләрбез, җиткерербез! Без укытучыларга шундый бай эчтәлекле, күңелле ял бүләк иткән өчен, безне кайгыртып бар уңыйлыкларны тудырган өчен Илдар Гыйльметдиновка, аның ярдәмчеләренә, районыбызның “Бердәм Россия” җирле бүлегенә, район башлыгы Рәшит Заһидуллинга, җитәкчеләребезгә олы рәхмәтләребезне җиткереп калабыз! 

 

Гөлфинә Сәлимуллина, Борнаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, 
Рамилә Вәлиева, Апас урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев