Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас аграр көллиятендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды

Аграр көллияттә балигъ булмаганнар арасында хокук бозу буенча профилактик эшнең торышын өйрәнү мәсьәләсенә кагылган түгәрәк өстәл булып узды

Көллият коллективы белән аралашу, сөйләшү район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә барды. Аграр көллият директоры Фаил Курамшин үзенең чыгышында яшүсмерләр белән укыту – тәрбия өлкәсендә нинди эшләр башкарылганын һәм киләчәктә башкарылачакларына тукталды. Агымдагы елда булган уңышлары белән уртаклашты. Биредә хезмәт итүче укытучы-мастерларның һәрбер укучыга шәхси якын килеп эшләүләрен ассызыклап узды. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары һәрберсе яшүсмерләрне яклау, саклау, үзләре өлкәсе буенча ничек ярдәм итә алулары турында чыгыш ясадылар. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районында җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева укытучы-мастерларга, шулай ук яшүсмерләргә социаль тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, хәрби хезмәткә чакырылу һәм башка сораулар буенча ярдәм итә алачагы, кабул итү көннәре һәм урыны турында чыгыш ясады. Әлеге очрашу, барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү бик файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X