Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “РИТЭК” АҖ уздырган IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының йомгаклау тантанасы үтә.
Биредә Апастан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге делегация дә катнаша. IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында Апас мәктәбенең технология укытучысы Флорида Мифтахова үзенең “Хыялымдагы мәктәп яны участогы” дип исемләнгән проектын тәкъдим итеп, җиңү яулады
Нет комментариев