Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас мәктәбендә дөньяның барлык милләт вәкилләре очрашты

Бүген биредә Халыклар дуслыгы фестиваленең беренче көне узды. Һәр сыйныф бер милләт вәкилен тәкъдим итте. Киемнәрен киенеп, җыр-биюләрен һәм уеннарын күрсәтеп чыгыш ясадылар.

Апас мәктәбенең актлары залы аллы-гөлле булып бизәлгән. Беренче һәм икенче сыйныф укучылары арасында татарлар, чувашлар, руслар, украиннар, үзбәкләр, чегәннәрне күрергә була иде. Һәрберсе үзенчәлекле итеп төрле милләт костюмнарын киеп сәхнә түренә узды. Җырладылар, дәртле биюләрен бүләк иттеләр, һәр милләткә хас уеннарын тәкъдим иттеләр. 
– Әлеге фестиваль Халыклар бердәмлеге көненә карата икенче ел уза. Максаты: укучыларны җир шарында яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, дуслык-татулык тәрбияләү. Бүген беренче көнне беренче-икенче сыйныфлар, иртәгә өченче-дүртенче сыйныфлар булачак. Һәрберсе тырышып әзерләнгән, бигрәк тә әти-әниләр ярдәм иттеләр, аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Хикмәтова. Фестиваль турында тулырак газета битләрендә укыгыз, сезгә фотолар тәкъдим итәбез. 
Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев