Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районында кызу печән өсте

Районыбыз кырларында кызу печән өсте, кышка мал азыгы әзерләү эше дәвам итә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре әлеге хезмәтнең мөһимлеген аңлап эшли.

 Шул ук вакытта мал-туар өчен кышкы чорга дару үләннәре һәм яфраказык әзерләү эше дә бара. Бу эшкә хезмәт коллективлары да зур өлеш кертә. 
“Свияга“ берләшмәсенең Болгаер бүлекчәсендә дә бер йодрык булып, бер максатка эшлиләр. Без килгәндә кырда тулы тормыш кайный, ә тирә-юнь хуш исле печән исе белән тулган иде. Идарәче Нияз Гайфуллин сүзләренчә, чабылган үләнне вакытында чабып, артык киптермичә, яфраклары коелганчы ук җыеп алып, фермаларга кайтару һәм эскертләргә куюга ирешү исәпләре. 
– 120 гектарда үстерелгән күпьеллык люцер җирендә эш бара. Печән җыюга бик җаваплы карыйбыз. Егетләр дә үз эшләрен белеп, булсын дип башкаралар. Кече Болгаер фермасы янына 350 төргәк печән кайтардык. Олы Болгаер фермасы янына да шул күләмдә үк печән куелачак. Югары сыйфатлы печән бозаулар өчен бик шәп ризык булачак. Эш ике сменада оештырылган. Төнлә белән печән әйләндерү һәм төргәкләү эшләре башкарыла. Иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 9га кадәр тракторчылар аны ташый. Бүлекчәдә хезмәткәрләр көнгә 4 тапкыр кайнар, сыйфатлы аш белән тәэмин ителә. Камыр ризыклары да пешерелә. Пешекчеләребез Резедә Сибгатуллина, Гөлия Хәертдинова өчпочмакка кадәр пешерергә тырыша. Техниканы кырдан кайтармаска тырышабыз. Ягулык салу машинасы кырга килә. Вак-төяк җимерелүләр, эретеп-ябыштыру эшләре урында гына башкарыла. Егетләребез техника серләрен яхшы белә. Алар авылның терәге. Мансур абый Фәйзуллин, инде өлкән яшьтә булса да, бер генә көн дә эшкә чыкмый калганы юк. Рафыйкъ Вәлиәхмәтов, Зөфәр Хәмидуллин, Гомәр Нәбиуллин, Дамир Гадрахманов, Надыйр Сөнгатуллин, Айрат Гатауллин чын җир уллары, хезмәт кешеләре. Аңлашып эшлибез, башка бүлекчәләр белән дә ярдәмләшәбез, – ди идарәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев