Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районының алдынгы укучылары Волгоград шәһәренә сәяхәткә китте

Укуда, мәктәп тормышында, спортта, активлык күрсәткән 80 укучы бу сәгатьләрдә Апас Боз Сарае каршысыннан озын юлга кузгалды.

Аларны район мәгариф бүлеге методисты Ильмира Биктаһирова, Апас мәктәбе укытучысы Гөлнара Фәхретдинова, Каратун мәктәбе укытучысы Раилә Шәвәлиева, спорт мәктәбе тренеры Илнар Галиев, медицина хезмәткәрләре Гөлнара Гаптелвәлиева һәм Булат Таһиров озата бара. Балалар зур уңайлы автобусларда урын алдылар. Аларга юлга су, тәм-томнар таратылды.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина укучыларга  күңелле ял, хәерле һәм имин юллар теләделәр. Балаларын озата килгән әти-әниләр  район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев