Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас яшүсмерләренә паспорт тапшырылды

Район ЗАГС бинасында район тарихында 14 яше тулган яшүсмерләргә беренче тапкыр тантаналы итеп тәүге паспортлар тапшырылды

Район мәдәният бүлеге, Мәдәният йорты, яшьләр эше һәм спорт комитеты төзегән программа-сценарий буенча егет һәм кызларның хәтерендә бик истә калырлык итеп үтте ул. Яшүсмерләргә беренче паспортларын һәм истәлекле бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, “Яшь гвардия” һәм “Авыл яшьләре” оешмасы рәисе Рөстәм Нәҗмиев, район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин тапшырды. Яшүсмерләр чордашлары Гөлчәчәк Вафинага кушылып илгә тугры булырга ант бирделәр. Равшан Абделвәлиевның әнисе Гүзәл тантанага чакырылган әти-әниләр исеменнән бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Айрат Айтуганов, Резида Мостафина чыгышларын алкышлап каршы алдылар. Тантананы алып баручы Камилә Фәйзуллина белән Булат Латыйпов та бу тантанага үзләреннән лаеклы өлеш кертте.

-Әлегә чаклы без бу чараны Апас музеенда, район хакимияте утырышлар залында үткәрдек. Менә хәзер бу башлангычыбызны район ЗАГС коллективы дәвам итә. Барыгызга да зур рәхмәт,-диде үз чыгышында Айрат Сафиуллин.

-Аның җитәкчесе Розалия Насыйбуллина тантанага барлык шартларны да булдырды. Гадәткә кергәнчә, яшүсмерләр өчен оештырылучы бу беренче паспорт бәйрәме һәр айның соңгы пәнҗешәмбе яки җомгасында шулай колачлы итеп үтәчәк.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев