Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас үзәк хастаханәсендә яңалыклар

Район үзәк хастаханәсенең поликлиника ягында зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Атна башыннан биредә халыкны кабул итә башлаячаклар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин хастаханәдә булып, соңгы яңалыклар белән танышты, үз тәкъдимнәрен җиткерде.

–Поликлиниканың беренче каты тулысынча төзекләнде. Барлыгы 11 миллион 200 мең сумлык эшләр башкарылды. Балалар һәм зурлар консультациясе тулысынча үзгәрде. Шулай ук стационарга чыгу юлы ясалды. Элек, дәваланырга килүчеләр, елның нинди фасылы булуга карамастан, урам аша йөриләр иде. Хәзер инде киемнәрен махсус бүлмәгә элеп калдырып, җылы бина аша гына күчәчәкләр. Бина эчендә ут һәм су челтәрләре алмаштырылды, бүлмәләргә заманча җиһазлар куелды. Халык сәламәтлеге сагында тору максатыннан, 15 миллион сумлык яңа җиһазлар да кайта. Үзәк челтәргә тоташкан флюорограф һәм цифрлы рентген җиһазы куелачак. Ул дәвалаучы табибка, кайда эшләвенә карамастан, авыру тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин. 
Хастаханә ишеген ачып керү белән матурлык, уңайлылык күзгә ташлана. Балалар консультациясе ягында әкият геройларын сурәтләгән матур-матур рәсемнәр дә ясалган. Балалар почмагы, әни һәм бала өчен аерым бүлмә булдырылган. Залдагы телевизордан көн дәвамында мультфильмнар күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев