Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаска авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде

Бүген районга язгы кыр эшләре белән танышу максаты белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин килде.

Кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм вертолетта очып районның басу-кырларын әйләнеп, карап чыктылар. Аннан соң урынбасарлар, җитәкче-белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып бүгенге көнгә актуаль мәсьәләләр хакында сөйләштеләр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 
– Апас районы республикада иң оешкан районнарның берсе диясем килә. Язгы чәчү эшләренең дә яртысыннан артыгы төгәлләнгән. Шулай да инвесторның көчлерәк ресурслар табып районны көчлерәк итеп куандырырга мөмкинлеге бар. Эшегездә уңышлар телим, - диде Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев