Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаслылар Яр Чаллыда яшәүче якташлар белән очрашты

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге делегация Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче якташларыбыз белән очрашу чарасында катнашты.

 Луиза Сафина район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән кайнар сәламнәр җиткереп бүләкләрен тапшырды. Районыбыз сандугачы Резидә Мостафина, Айрат Айтуганов моңлы җырларын бүләк иттеләр. Бик тә җылы һәм күңелле очрашу булды бу. Яр Чаллыда яшәүче якташларыбыз рәхмәтләрен ирештереп озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев