Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаслылар ярминкәдән кубок белән кайтты

Башкалада мәгариф оешмаларының көзге ярминкәсе узды.

Биредә районыбызның мәгариф хезмәткәрләре дә актив катнашты. Кызыл Тау, Зур Куккуз урта мәктәпләре, "Сәләт" балалар иҗат йорты һәм аграр көллият коллективлары үз җирлекләрендә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, икмәк һәм әлеге икмәктән пешерелгән ризыклар белән сәүдә иттеләр. 
Биеш, Табар Черкене, аграр көллият коллективлары төрле милләт вәкилләренең дуслыгын чагылдырган чыгышлар белән сатып алучыларга бәйрәм кәефе өстәде. “Сәләт“ балалар иҗат йорты фотога төшү мәйданчыгы оештырып, күпләргә күңелле, истәлекле мизгелләр бүләк итте. 
Апас аграр көллияте коллективы ярминкә мәйданын иң матур бизәүче булып танылды. Алар республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәя дә алдылар һәм коллектив ярминкәдә актив катнашкан өчен Рәхмәт хатына, иң яхшы бизәлеш өчен Дипломга, кубокка лаек булды. Шулай ук Апас районы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев