Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста балалар Сабан туе

Халыкара балалар көнендә “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе дә башланып китте. Быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын 178 бала атлап керәчәк. Алар “Свияга“ берләшмәсе иганәчелегендә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар белән бүләкләнделәр. 

Милли көрәш буенча Россия Чемпионы Азамат Мөхәммәтшин Сабантуй флагын күтәргәннән соң, тантаналы өлеш башланып китте. Мәйдан түрендә 1900 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Россия һәм Татарстан тарихын чагылдырган театральләшкән күренеш башланып китте. Барысы да балаларның җыр-биюләре аша сурәтләнде. Сугышка кадәрле һәм сугыштан соңгы еллар, нефть табу, “КамАЗ“ төзелеше, кул хезмәтен машина хезмәте алмаштыру, пионер, комсомол тормышы, космоска очу, гомумән, якты киләчәккә алып килгән тарихи сукмак сурәтләнде. Барлык мәйдан тормышыбызның гүзәл чәчкәсе булган балалар белән тулды. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм килгән кунаклар балаларга иң изге теләкләрен юлладылар, сабыйлар уңышы өчен чын күңелдән шатландылар, нәниләрнең бәхетле йөзләрен күреп сөенделәр. 
-Хөрмәтле балалар! Сезнең һәр көнегез бәйрәмгә тиң булсын. Әлеге бәйрәм дә сезгә хөрмәт йөзеннән оештырылды. Районыбызның, әти-әниегезнең горурлыгы булып үсегез, – диде район башлыгы һәм Сабантуйны ачык дип белдерде. 
Котлаулар бер-бер артлы дәвам итте. Изге теләкләргә оештыручыларга булган рәхмәт сүзләре дә кушылды. 
–Туган ягыгызны һәрвакыт яратыгыз. Тырышып укып, республика, район өчен файдалы шәхесләр булып үсегез. Сезнең шат елмаюларыгыз салкын көнне дә җылыта, – диде Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм туган телебезне тагын да тырышып өйрәнү максатыннан китаплар бүләк итте. 
Быел да районнан 30 уку алдынгысы иң алдынгы лагерьларда ял итәргә барачак. “Ак Барс банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин район башлыгына балаларның ялы өчен 500 мең сумлык Сертификат тапшырды. Ял итәргә китүче уку алдынгылары, сәяхәткә баручы спортчы балалар берәм-берәм сәхнә түренә күтәрелеп, Сабантуй бүләген кабул итеп алды. 
Халыкара балалар көнендә “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе дә башланып китте. Быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын 178 бала атлап керәчәк. Алар “Свияга“ берләшмәсе иганәчелегендә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар белән бүләкләнделәр. 
-Бүген шундый матур сумка алдым. Хәзер тизрәк барасым килә. Сумка миңа бик ошады, – диде Эльмира Гафиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев