Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Без бергә” фестиваленең сайлап алу турлары уза

Апас мәдәният йортында Республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенең район сайлап алу туры үтте.

Сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан оештырылучы әлеге бәйгедә авыл мәктәпләреннән килгән 50гә якын бала һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашып, чыгыш ясадылар. Алар төрле милләт халкы җырларын, биюләрен башкардылар, әкиятләрен сөйләделәр. Фойеда туган як табигате сурәтләнгән фоторәсемнәр, сокландыргыч төрле кул эшләре күргәзмәләре урын алды. 
Фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина сәламләп, изге теләкләрен юлладылар. 
Бәйге иртәгә дә дәвам итәчәк. Биредә Апас мәктәбе укучыларыны чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев