Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста бүген фатирлы торак йортта газ шартлады

3 октябрь иртәсендә-9.30 сәгатьтә район Бердәм диспетчерлык үзәгенә коткылы, әмма, алдан билгеләнгән тәртиптә Апасның Яшьләр урамындагы 3 катлы, 36 фатирлы торак йортның бер катында “газ шартлау” турында хәбәр кереп иреште.

Россия, Татарстанкүләм Гадәттән тыш хәлләр, гражданнар иминлеге министрлыгы, башка көч структуралары, махсус хезмәтләр катнашында Апаста да үткән бу өйрәнүләр легендасы буенча техноген катастрофа,  һәлакәт вакытында 3 кеше тән җәрәхәте алган,  ишелгән йорт конструкцияләре астында 2 кеше  һәлак булган. Өйрәнүләргә кадәр алдан ук килештерелгән тәртиптә вакыйга булган урынга 5 минут дигәндә уннан артык техника, йөзгә якын хокук сакчылары, янгын, “Ашыгыч ярдәм” машиналары, коткаручылар, газчылар,  элемтәчеләр, энергетиклар, коммуналь хуҗалык җитәкче- белгечләре, башка хезмәткәрләр килеп җитте. Өйрәнүләргә Урта Балтай өстәмә янгын депосы хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. ЮХИДИ хезмәте, хокук сакчылары вакыйга булган урынны сак астына алдылар. Легенда буенча, газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрне коткаручылар барлык саклык чаралары күреп, урамга алып чыкты. Шартлы рәвештә янгын сүндерелде. Зуррак зыян, шартлау булмасын өчен йорт газ, электр челтәрләреннән дә өзелде. Өйрәнүләргә кадәр бу йортта яшәүчеләр белән дә инструктажлар үткәрелгән иде. Алар каушамыйча, документларын алып, шулай ук урамга йөгерешеп чыкты.

Бу уку-өйрәнүләрдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин шул урында ук аерым оператив киңәшмә үткәрде. Ачыкланган кимчелекләр анализланды. Бурычлар билгеләнде. Өйрәнүләрдә катнашкан һәм үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган фатир хуҗалары, һәр хезмәт, оешма-предприятие коллективларына рәхмәт белдерелде. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге, эчке эшләр һәм башка министрлыклар, диспетчерлык хезмәтләренә хисап ясалды. Казан районыбызның өйрәнүләрдә актив һәм тиешенчә катнашуын аерым билгеләп үтте.

Апасыбызга мондый һәлакәтләр янамасын. Тик көтелмәгән хәлләргә һәрчак әзер булыйк!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев