Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста "Чиста яр" акциясе дәвам итә

Яңа төзелеп килүче Апас “Яр буе” ял-спорт комплексында чираттагы өченче зур өмә үтте. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина белән бергә “Сәләт” балалар иҗат үзәге, Үзәк “Туган як” музее һәм “Алтын алка” Боз Сарае коллективы җитәкче-белгечләре, техник хезмәткәрләр катнашты

Үзе дә башкалар белән беррәттән барлык төзекләндерү, чисталык өмәләрендә башлап йөрүче Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Клементьев сүзләренчә, сулык читләре, яр буенда уздырылган 3 өмәдә барлыгы бер йөздән артык кеше катнашып, тоннадан артык чүп-чар капчыкларга җыелып, полигонга илтеп түгелгән. Иң күп чүп-буш полиэтилен, пыяла шешәләр, пакет-каплар. 

-Бу өмәләрдә актив булып, Татарстан, районкүләм акциядә үзеннән лаеклы өлеш кертүче “Авыл яшьләре”, “Яшь гвардия” хәрәкәте вәкилләре, бюджет карамагындагы оешма-предприятие коллективлары, гомумән, алдынгы карашлы, туган як табигатен яратучы барлык апаслыларга рәхмәтемне белдерәм,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

-Чыннан да, буа ярында үткәрелүче гомумхалык өмәләреннән соң яр буе нык чистарды. Инде үзебезнең көч белән булдырылган шушы матурлык, пөхтәлекне яр буена ял итәргә, балыкка килүчеләр  саклый да белсеннәр иде,-ди музей хезмәткәрләре Айсылу Латыйпова белән Элмира Рәхимова. –Без табигатебезнең матурлыгын, сулыкларыбыз чисталыгын бергәләп кенә булдыра һәм саклый алабыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев