Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста чыгарылыш кичәсе үтте

Зур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.

 Алар өчен районда матур бәйрәм – чыгарылыш кичәсе узды. Быел 11 классны 73 укучы, 9 классны 173 укучы тәмамлады һәм кулына өлгергәнлек аттестаты алды. 
Укучыларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрик итеп, киләчәктә дә уңышлар теләде. Гел “5“ле билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка һәм Рәсәй Федерациясенең медальләренә лаек булган 11нче сыйныф укучылары аерым хөрмәтләнде, район башлыгы кулыннан аттестатлар алды. Һәр мәктәп укучылары директорлары, класс җитәкчеләре янәшәсендә мәйданга чакырылды. Укучылар һәркайсы аттестатлар - олы тормышка юлламалар алды. Аларның шатлыгын әти-әниләре, якыннары, дуслары да бүлеште. 
Мәйданда җыр-моңнар яңгырады, биюләр тынып тормады. Соңыннан чыгарылыш класс укучылары саубуллашу вальсы биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев