Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста «Ел тәрбиячесе“н билгеләделәр

Бу көннәрдә Апас "Салават күпере", "Кояшкай" балалар бакчаларында "Ел тәрбиячесе" бәйгесе үтте. Тәрбиячеләр тәрбия, белем бирү тәҗрибәләре белән таныштырдылар, төрле биремнәрне үтәделәр.

Нәтиҗәдә, Апасның "Кошкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сафина беренче урынны яулап, "Ел тәрбиячесе" исеменә лаек булды. 
Икенче урынны Свияжный бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Вәлиева яулады. Өченче урынга Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасы тәрбиячесе Райлә Гайнуллина һәм “Кояшкай“ балалар бакчасы тәрбиячесе Инзилә Сәлахетдинова ия булды. 
Жюри шулай ук ике номинация буенча да иң-иңнәрне билгеләде. Табар Черкене балалар бакчасы Тамара Никитина "Иҗат һәм эзләнү" номинациясендә, Морзаларның "Умырзая" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлгенә Габдрахманова "Һөнәренә тугърылык һәм осталык " номинациясендә җиңү яуладылар. 
Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хезмәт уңышлары теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев